Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән егетләренә ышанырга була

1 апрельдә старт алган язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы 30дан артыграк райондашыбыз хәрби бурычын үтәргә китәргә тиеш. Беренче төркемдә китүче егетләр 12 майда туганнары белән хушлашачак. -Безнең районнан киткән егетләрнең сынатканы юк, без аларга ышанабыз,- ди Татарстан Хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы Дмитрий Палаткин....

1 апрельдә старт алган язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы 30дан артыграк райондашыбыз хәрби бурычын үтәргә китәргә тиеш. Беренче төркемдә китүче егетләр 12 майда туганнары белән хушлашачак.

-Безнең районнан киткән егетләрнең сынатканы юк, без аларга ышанабыз,- ди Татарстан Хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы Дмитрий Палаткин. - Бу чакырылышта яңалыклар аз булмады. Шуларның берсе: билгеле бер сәбәпсез хәрби хезмәттә булмаган яшь кешегә 27 яшьтән соң да хәрби билет бирелми. Аларның кулында белешмә - справка гына булачак. Ә бу ир-егетләргә эшкә урнашканда кыенлыклар тудырачак.
18 яше тулган егет хәрби комиссариатка үзе килергә тиеш, качып йөрү урынсыз. Бу адым үзегезгә дә, якыннарыгызга да күңелсезлекләр генә тудырачак.
-Шул көннәрдә 18 яшем тула, 106нчы һөнәр училищесын тәмамладым, белгечлегем бар, үз яшьтәшләрем белән хезмәт итеп кайтырга телим, - ди Түбән Кәминкәдән Рәмзил Шакиров. - Абый көз көне китте, аның киңәшләрен колакка "чорнап" барам, кирәге чыгар.
Башка еллардагы кебек, районда егетләргә "Никрутлар көне" оештырдылар. Чара барышында алар гер күтәрү, турникта тартылу, пневматик винтовкадан ату һәм автомат сүтеп җыю буенча көчләрен сынадылар.
Көчле егетләребез аз түгел икән. Булганнан бар да була. Алмаз Нәҗипов автомат сүтеп җыюда беренче булса, гер күтәрүдә - икенче, турникта тартылуда өченче урынны яулады. Турникта тартылуда Алексей Малешинга тиңнәр булмады. Гер күтәрүдә Артем Караниннан да көчлеләр табылмады. Рәмзил Харисов иң төз атучы булып танылды.
-Ил алдындагы бурычымны үтәргә бик теләп китәм, - ди турникта тартылуда үзен көчле итеп күрмәткән Казанка егете Максим Горбачев.
- Инде мәрхүм әтием дә, аның биш туганы да армиядә хезмәт иткән, безнең нәселдә армиядән качучылар юк, - ди көрәшче - Кармыш егете Алмаз Нәҗипов. - Үзем дә, әти булгач балаларыма горурланып сөйләрлек хезмәт итеп кайтырга телим. Армиягә баруны горурлык дип саныйм.
Армиядә хезмәт итәргә теләүче шундый егетләр булуы куанычлы. Аларга ышанырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан призыв