Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән больницасында кызлар "хуҗа"

Район үзәк больницасының тудыру бүлегендә елның тәүге көннәре тыныч булды. 2014тә беренче сабый 5 январь иртәсендә дөньяга аваз сала. "Ел календарен" ачучы Диана - Югары Кармалкадан Альберт Корычбаев һәм Оксана Самзайкиналарның беренчеләре. Шул ук көннең кичендә Светлана һәм Алексей Ямановлар да (Ивашкино) кызлары Дарина тууга сөенәләр. Аларның моңа кадәр ике...

Район үзәк больницасының тудыру бүлегендә елның тәүге көннәре тыныч булды. 2014тә беренче сабый 5 январь иртәсендә дөньяга аваз сала.


"Ел календарен" ачучы Диана - Югары Кармалкадан Альберт Корычбаев һәм Оксана Самзайкиналарның беренчеләре.

Шул ук көннең кичендә Светлана һәм Алексей Ямановлар да (Ивашкино) кызлары Дарина тууга сөенәләр. Аларның моңа кадәр ике уллары булган.

Яңа елда туган кызларны һәм аларның әти-әниләрен муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да котлады, бүләкләр тапшырды.

2013 елның соңгы туучылары да кызлар икән. 30 декабрь ике гаиләгә кыз бүләк итә. Түбән Кармалкадан Ирина һәм Андрей Доброезжевларның дүртенче сабыйлары Валерия шул көнне туган. Үткән елда бу авылда дүрт бала дөньяга килгән (2012дә -2).

Нина һәм Сергей Логинкиннарның кызлары Анастасия гаиләдә - өченче, ә Күтәмәдә 2013 елда сигезенче бала булып туган. 2012 елда бу авылда тугыз гаиләдә бәбәй чәйләре үткән.

2013 елда район үзәк больницасының тудыру бүлегендә 209 сабый дөньяга аваз салган, шуларның 88се - кызлар, ә малайлар күбрәк - 121. 2012 елда да малайлар әрсезрәк булган, 194 баланың 109сы алар өлешендә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined