Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Чирмешән АГРО“ бәйрәмгә артистлар чакырды

"Чирмешән АГРО" утызлап кешегә үзәк ашханәдә табын көйләп, аларга чын мәгънәсендә тамаша, ял оештырды. Алдынгыларга хәтта Казаннан, филармониядән килгән артистлар сәлам җиткерде. Фокусчы егет әллә ниләр майтарырга оста, акчаны да, әфсен-төфсен укып, ашъяулык астыннан ансат кына тартып чыгара. Тик чын тормышта байлык үзе генә килми шул, аны, тир түгеп, бик...

"Чирмешән АГРО" утызлап кешегә үзәк ашханәдә табын көйләп, аларга чын мәгънәсендә тамаша, ял оештырды. Алдынгыларга хәтта Казаннан, филармониядән килгән артистлар сәлам җиткерде.

Фокусчы егет әллә ниләр майтарырга оста, акчаны да, әфсен-төфсен укып, ашъяулык астыннан ансат кына тартып чыгара. Тик чын тормышта байлык үзе генә килми шул, аны, тир түгеп, бик тирәннән табасы. Авыл хуҗалыгында бигрәк тә.
-Без эштән курыкмыйбыз. Быел бөртеклеләрдән уңыш җыемы тыйнаграк булса да, шикәр чөгендере яхшы коткарды,- ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Үсемлекчелектә бер генә төрле культура чәчеп, оттырышта калуың ихтимал. Кышкы чорда терлекчелеккә игътибарны арттырырга тырышачакбыз, бу чорда бу тармактан керем алсак кына. Белгечләребез әйбәт, ышанычлы, тәҗрибәле, ничек тә коллективыбызны, үз йөзебезне саклап каласы иде.
-Азык күп фермада, маллар тук, - ди инде егерме ел чамасы фермада ясалма орлыкландыру технигы булган, соңгы вакытта сыер савучы Юлия Плотникова. - Эшкә стимул бар - ай саен акча түлиләр. Мин айга, кайберәүләр моңа ышанмый, уртача егермешәр мең сумга якын алам. Аз түгел бит. Сөткә карап түлиләр, билгеле. Бу көннәрдә 300 килограммлап сөт савам. Таналар җыеп, бер группа сыер бирделәр.
68 яшьлек Минәнис Хөсәенов берүзе 46 бозау карый, үткән айларда егерме үгез дә симерткән. Эше күп, ялы аз эләгә.
-Көн дә фермада инде, - ди ветеран.- Азык булгач, быел ул бик сыйфатлы, хезмәте авыр тоелмый. Кесә тутырып акча алмасам да, барына канәгать, өйдәге малларга - печәнгә, саламга, фуражга тилмермибез. Ике сыер, бозаулар, кош-корт - иш янына куш.
"Чирмешән АГРО" киләсе елга чөгендер игеләчәк участокларының зур өлешен әзерләп тә куйган. Хезмәте күп, мәшәкатьле булса да, чөгендерне үгисетмиләр монда. Быел 15 мең тонналап җыелган уңыш шактый чыгымнарны капларга, хезмәт хакы түләүгә тотыла. Ә менә бөртеклеләр урнашачак җирне яз гына, чәчү белән бергә, ягъни универсаль чәчкеч ярдәмендә берьюлы эшкәртергә һәм чәчәргә планлаштыралар. Мондый, энергия саклаучы заманча технология биредә инде яңалык түгел. Орлыкка кытлык булмаска тиеш, аны складларга салып та куйганнар.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган бәйрәм мәҗлесендә тәмле ризыклар белән сыйлана-сыйлана, җәмгыять механизаторлары һәм терлекчеләре, белгечләр, җитәкчеләр кулга-кул тотынышып, тирләп-пешеп биеп тә алдылар. Җитәкчелек быел башкарылган эшкә кар төшкәчрәк йомгак ясарга ниятли.
Бәйрәмнән фотолар: http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/260-2014-10-13-11-54-07.html
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан