Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Чирмешән районында ындыр табакларын ремонтлауга да казнадан акча биреләчәк

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, үткән еллардан аермалы буларак, быел, авыл хуҗалыгын үстерү максатыннан, ындыр табакларына да капиталь ремонт уздыруда ярдәм итү турында боерык чыгарды. -Быел районда, дәүләт средстволарына, дүрт ындыр табагына капиталь ремонт уздыру планлаштырыла. "ЧИРМЕШӘНАГРО" үзенең ябык ындыр табагын ремонтлап, документларын тапшырса, дәүләт аларга дүрт миллион сум акча кайтарачак,...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, үткән еллардан аермалы буларак, быел, авыл хуҗалыгын үстерү максатыннан, ындыр табакларына да капиталь ремонт уздыруда ярдәм итү турында боерык чыгарды.


-Быел районда, дәүләт средстволарына, дүрт ындыр табагына капиталь ремонт уздыру планлаштырыла. "ЧИРМЕШӘНАГРО" үзенең ябык ындыр табагын ремонтлап, документларын тапшырса, дәүләт аларга дүрт миллион сум акча кайтарачак, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. - "ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыятенең Түбән Кәминкә бүлекчәсендәге һәм "Андреевка" авыл хуҗалыгы җәмгыятенең Шешминка авылындагы бөртек саклау складларына капиталь ремонт өчен дә шулкадәр акча каралган. Кармыш авылындагы "Гатин Д.М." крестьян-фермер хуҗалыгына бөртек склады ремонты өчен өч миллион сум акча кайтарылачак.

"ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыятенең Түбән Кәминкә бүлекчәсендә дәүләт программасы буенча силос-сенаж базы ремонтланачак, бу максатларга бер миллион 500 мең сум акча каралган. "Камалова Р.И." крестьян-фермер хуҗалыгының Тукай поселогында урнашкан машина-трактор паркындагы ремонт мастерское ремонты да бу программага кергән, әлеге эшкә ике миллион 400 мең сум акча кирәк булачак.

Быел район хуҗалыкларындагы тугыз фермада капиталь ремонт планлаштырыла, шуларның алтысы - 200 башка, өчесе 100 башка исәпләнгән. "ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыятенең Югары Кармалка бүлекчәсендә 200әр башка исәпләнгән ике, "Әккәрәй" җәмгыятенең Утыз Имән авылындагы шундый янә ике фермада, маллар җәйге лагерьга чыккач, ремонт башланачак. Яздан "Сөлчә" җәмгыятенең Яңа Элмәледәге, Шешминка авылында "Бесчастнов В.А." крестьян-фермер хуҗалыгының 200әр башка исәпләнгән фермаларына да төзүчеләр киләчәк. Әлеге хуҗалыкларга бишәр миллион сум дәүләт ярдәме булачак.

100 башка исәпләнгән фермалар ремонты дүртәр миллион сумга төшәчәк. "Әккәрәй" җәмгыятенең Әккәрәй авылындагы 100 баш мөгезле эре терлек асралучы бина да ремонт көтә. Бу җәйдә "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятенең Кече Чегодай авылындагы һәм Кармышта "Минебаева Д.Р." крестьян-фермер хуҗалыгындагы 100әр башка исәпләнгән фермалар да яңарачак.

Үкән елда да районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре бу программада актив катнашты - 15 ферма, 4 сенаж-силос базы һәм бер машина-трактор паркы яңартылды. "ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыятенең - өч, "Әккәрәй" хуҗалыгында да шул кадәр, "Кара Чишмә", "Сөлчә", "Андреевка" җәмгыятьләрендә һәм "Гобәйдуллин И.И.", "Варкичев И.Г.", "Камалова Р.И.", "Макаров Г.Ф.", "Митяева Л.В.", "Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыкларының берәр фермасында капиталь ремонт узды. "Кара Чишмә", "ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ" җәмгыятьләре, "Митяева Л.В." һәм "Гатин Д.М." крестьян-фермер хуҗалыклары селос-сенаж базларын яңартты. "Сөлчә" җәмгыятенең машина-трактор паркында да уңайлыклар артты.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында акча биреләчәк ындыр табакларын ремонтлауга казнадан