Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Армиягә бармасаң - эшкә алмыйлар

Быелгы көзге чакырылыш вакытында районнан 50гә якын егет армия сафларына озатылылрга тиеш. Көзге хезмәткә чакыру ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта яңалыклар да бар. Алар турында ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеоконференциядә Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде. Нигездә, быелгы үзенчәлекләр хезмәт срогын кичектерүләр (отсрочкалар) белән бәйле....

Быелгы көзге чакырылыш вакытында районнан 50гә якын егет армия сафларына озатылылрга тиеш. Көзге хезмәткә чакыру ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта яңалыклар да бар.


Алар турында ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеоконференциядә Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде. Нигездә, быелгы үзенчәлекләр хезмәт срогын кичектерүләр (отсрочкалар) белән бәйле. Әйтик, Таҗикстан һәм Төркмәнстан хәрби көчләрендә хезмәт иткәннәр Россиядә армиягә алынмаячак.

Отсрочканы республиканың дүрт югары уку йортында (Федераль һәм Ттехнология университетлары, Идел буе физик культура академиясе һәм Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты) укучы студентларга да биреләчәк. Лицензияле учрежденияләрдә дин белгечлеге буенча белем алучы студентларга да армиягә соңрак барырга мөмкинлек бирелә.

Шулай ук яңа елдан армиядән кичектерү мөмкинлеге бирүче авырулар исемлеге дә нык кыскарачак. 1 январьдән нигезләнмәгән сәбәпсез хезмәт итмәгән егетләрне министерстваларга, ведомстволарга, башкарма комитетларга һәм башка урыннарга эшкә алмаячаклар.

Никрутларның сораулары (8843) 264-23-51 ( Казан гарнизонының хәрби прокуратурасы) һәм (8843) 570-31-56; 052-16 (республиканың хәрби комиссариаты) телефоннары буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Армиягә язгы чакырылыш военкомат контракт

2
X