Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткән Югары Кармалка кешесе җинаять җаваплылыгына тартыла

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасына юл-транспорт вакыйгасы булган урынга чыгарга туры килгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 28 хәбәр кергән. Йөртү таныклыгы булмаган килеш һәм аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасына юл-транспорт вакыйгасы булган урынга чыгарга туры килгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан алынды.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 28 хәбәр кергән.

Йөртү таныклыгы булмаган килеш һәм аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткән Югары Кармалка кешесе җинаять җаваплылыгына тартыла.

Андреевкада яшәүче хатын-кыз ел башында юридик хезмәт күрсәтү өчен Иске Кади кешесеннән 15 мең сум акча алган булган, ләкин бу хезмәт күрсәтелмәгән.

20 яшьлек Түбән Кәминкә авылы кызына кул күтәргән өчен 1985 елгы Чирмешән кешесенә җавап тотарга туры килә.

Бер атнада матди зыянлы биш авария булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 71 кешене туктатканнар, аларның икесе транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 11 административ беркетмә төзегәннәр.

03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә тәүлеккә 20гә якын чакырту теркәлгән. Фельдшерлар әйтүенчә, хроник чирлеләр янына 20 тапкыр барганнар, 3 кешедә ОРВИ булган, берәүне талпан тешләгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 41 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined