Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Югары Чегодай бурларын хөкем иткәннәр

Җинаять кылучылар җәзадан котылу өчен ни генә уйлап тапмый. Әнә Югары Чегодай авылында яшәүче ике кеше полиция хезмәткәрләренә үзләрен акларлык хәйләле дәлил китермәкче булганнар. Тик аларга ышанмаганнар.

Шулай бер кичне полиция хезмәткәре эше буенча Югары Чегодай авылына керә. Ә аларга урамда фляг күтәреп баручы ир-ат һәм кулына үлән чапкыч (триммер) тоткан хатын-кыз очрый. Тәртип саклаучылар шунда ук алардан: Кая юл тоттыгыз? – дип кызыксына. Тегеләр аптырап калмый: бер таныш хатын-кыз янына бардык, тик ул башка авылда, ә йортының йозаклы ишеген кемдер каерган, диләр. Вәт, берәрсе урлап чыкмасын дип, фляг белән триммерны алып торырга булганнар, янәсе.

Полиция хезмәткәрләре моңа гына ышанмаганнар, күрше авылга барып йорт хуҗабикәсен алып кайтканнар. Шунда барысы да ачыла да инде...

Район суды Рәис Җиһангировны һәм Гөләйм Мингалимованы, чит кеше милкенә кул сузу буенча җинаять эшен карап, 1 ел да 2 айга һәм 1 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән. Аларга 1 ел һәм 6 ай сынау срогы бирелгән.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев