Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лашман кешесе закон бозып пиротехника саткан

3-9 декабрьдә район полиция  бүлекчәсендә 25 хәбәр кабул  ителгән.

01 Узган  атнада  районда янгыннар булмаган. Бу хакта  Чирмешәннең  135 нче янгын частеннан  белештек.

02 3-9 декабрьдә район полиция  бүлекчәсендә 25 хәбәр кабул  ителгән.

Район юлларында 6 юл-транспорт  һәлакәте  теркәлгән, аларның барысында да машиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 72 очрагы ачыкланган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре алты административ беркетмә төзегән.

Лашман авылы кешесенең законсыз рәвештә пиротехник эшләнмә (петарда) сату факты ачыкланган.

Полиция хезмәткәрләренә карата хулиганлык гамәлләре кылган Чирмешән кешесе административ җаваплылыкка тартылган.

Өеннән законсыз рәвештә спиртлы продукция саткан Керкәле авылы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Полициягә Мордва Афонькәсе авылыннан бер хатын-кыз ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән -  исерек хәлдәге улы аның пенсиясен тартып алган.

03 Узган шимбә, якшәмбе көнне ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 36 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, аларның күпчелеге  - кан басымнары күтәрелгән олы кешеләр янына. Соңгы вакытта ОРВИ белән авыру очраклары ешайган. Үткән ялларда гына да шундый 10 очрак теркәлгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 30 заявка үтәгәннәр. Алар газ исе килү, газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X