Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әккәрәй авылы кешесе икенче тапкыр исерек килеш эләккән

Чирмешән район судында, транспорт чарасы белән икенче тапкыр исерек хәлдә идарә итеп тоткарланган машина йортүчеләрнең эшләре еш карала.

Әккәрәй авылында яшәүче, 40 яшьтән  узган ир-егет бу хакта, мөгаен, ишеткәне булгандыр, ләкин шулай да сабак алмаган. 2019 нчы елда аны 30 мең сум штрафка тартканнар һәм бер ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Моңа да карамастан, дүрт бала әтисе кабат руль артына утыра, өстәвенә, спиртлы эчемлек тә кулланган була. Юл инспекторлары аны кичке мәлне Ивашкино авылы урамында туктаталар.

Суд барышында ул үз гаебен таный. Суд гаеплегә карата 300 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирә һәм аны өч елга машина йөртү таныклыганнан мәхрүм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев