Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Халык контроле”нә язган чирмешәнлеләр акчалата бүләк алырга мөмкин

Быелның узган алты аенда районда барлыгы 24 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынган. Әлеге уңайдан бер җинаять эше дә кузгатканнар.

Россия Эчке Эшләр министрлыгының район бүлегеннән  хәбәр итүләренчә,  алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр җитештерү, сату өлкәсендә закон  бозуларга, җинаятьләргә юл куймау максатында ярты елда 228 тикшерү үткәрелгән.  Бу - автотранспортны, сәүдә нокталарын контрольлек итү белән бәйле чаралар. Аларның бер өлеше дәүләт алкоголь инспекциясе һәм район башкарма комитеты белгечләре катнашында башкарылган.

-Узган алты айда (гыйнвар-июнь) 24 литр алкоголь продукциясе (былтыр бу чорда – 4,25 литр) законсыз әйләнештән алынды. Әлеге юнәлештә эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен, авыл җирлекләре башлыклары  һәм башка хезмәтләрнең дә булышуы зарур, - ди Россия ЭЭМның район бүлеге начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.

Мәгълүм булганча,  алкоголь җитештерү һәм сату өлкәсендәге закон бозулар хакында интернет аша “Халык контроле“ порталына язып та зарланырга мөмкин. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама  территориаль органында әйтүләренчә,  әгәр факт расланса, хәбәр бирүчене акчалата бүләкләү каралган.  Кызыксындыру түләвенең күләме 1 мең сумнан - 3 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев