Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Интернет аша трактор алырга уйлаган Чирмешән кешесе акчасыз калган

Бер якташыбыз интернет аша мини-тракторлар сатучы компания хезмәткәре белән элемтәгә чыккан. Нәтиҗәдә, ул шактый акчасыннан колак каккан. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Гомумән, 21-27 апрельдә район полиция бүлегенең кизү час-тенда 32 хәбәр кабул иткәннәр.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан биш административ беркетмә төзелгән. Әлеге чорда ике җинаять эше кузгатылган.

Бу көннәрдә район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре булмаган. Шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 56 очрагы ачыкланган. Машина йөртүче берәү транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән.

Түбән Чегодай кешесе Югары Чегодай авылы яныннан биш тырма югалуы хакында хәбәр иткән. Иске Үтәмештә дә билгесез адәм шәхси хуҗалыктан  тимер ишек урлап чыккан. Район үзәгендә урнашкан бер кибеттән өч көн дәвамында утызга якын поддон юкка чыкан. Бер банк белгече, зур суммада кредит алган һәм аны кайтармаучы район кешесен, җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы
буенча бүлеге штабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев