Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иконалар урлаучыны “эләктергәннәр“

Апрель башларында Түбән Кармалка авылы чиркәвенең ишеген ватып, иконалар, дини йолалар үти торган кирәк-яракны урлап чыкканнар иде. Полиция хезмәткәрләре әлеге кыек эшне башкаруда шикләнелгән адәмне тоткарлаган. -Бу кеше үз гаебен тулысынча таныды. Казаннан белгеч чакыртып, гаепләнүчене "детектор лжи" җиһазы белән дә тикшердек. Ул да аның гаебен раслады. Хәзер эш материаллары...

Апрель башларында Түбән Кармалка авылы чиркәвенең ишеген ватып, иконалар, дини йолалар үти торган кирәк-яракны урлап чыкканнар иде. Полиция хезмәткәрләре әлеге кыек эшне башкаруда шикләнелгән адәмне тоткарлаган.

-Бу кеше үз гаебен тулысынча таныды. Казаннан белгеч чакыртып, гаепләнүчене "детектор лжи" җиһазы белән дә тикшердек. Ул да аның гаебен раслады. Хәзер эш материаллары судка әзерләнә,- ди Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге җитәкчесе Фаяс Минһаҗев.
Баксаң, Югары Кармалка авылы кешесе иконалар сатып акча эшләп алырга уйлаган. Әүвәл, Югары Кармалкадагы буш торган йортлардан иконалар алып чыга. Аларны кыйммәт бәягә сата алмагач, Түбән Кармалка чиркәвенә юнәлә.Әмма аңа тиз генә баю насыйп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан полиция