Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырган чирмешәнле 200 мең сум штраф түләячәк

Туймәттә яшәүче 52 яшьлек ир-егеткә, аек булмаган хәлдә, машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителгән килеш, машина руле артына утырган өчен, район суды 200 мең сум күләмендә штраф салган.

Агымдагы елның кыш аенда полиция хезмәткәрләре әлеге якташыбызның автомобилен туктатып, машина йөртүчедән исерткеч эчемлек кулланган хәлдеме-юкмы икәнлеген ачыклау өчен, тикшерү үткәрергә сорыйлар. Ул бу процедурадан баш тартса да, җәмәгать суды аңа 30 мең сум штраф һәм бер ел ярымга машина йөртү таныклыганан мәхрүм итү турында карар чыгара. Кабат руль артына ул 2022нче елның сентябрьндә генә  утырыр иде.

Әмма апрель аенда ук ул спиртлы эчемлек кулланган хәлдә янә инспекторларга эләгә. Якташыбызны кыр юлында, авылга кайтып барганда туктатмакчы булалар. Ләкин ул полиция хезмәткәрләрнең таләбен үтәми һәм алардан качырга маташа. Тәртип бозучыны Әлмәт районында гына куып җитәләр. Ул юл кырыена төшеп китә. Машина йөртүче яныннан алкоголҗ исе килеп тора, теле бәйләнә, куллары калтырый, үзен агрессив  тота.

Район суды әлеге, Туймәт авылы кешесен гаепле дип таный, аңа 200 мең сум штраф салына, гаелегә әле тагын ике ел ярым җәяү йөрергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев