Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында тагын ике кеше йөртү таныклыксыз калган

Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын ике машина йөртүченең эше тикшерелгән.

Июнь аеның бер көнендә Иске Кади авылында яшәүче Ульмасжан Юлдашевны дәүләт автоинспекторлары кичке сәгать дүртләр тирәсендә Чирмешәннең Совет урамында туктаталар. “Тойота Королла” автомашинасы белән идарә иткән ир-атның аек булмавын алкотектор да раслый. Тик ул суд утырышында да гаебен танымый, спиртлы эчемлекләрне рульгә утырган көннән алдагы тәүлектә кулландым дип аңлатмакчы була. Шулай да җәзадан котыла алмый. Суд тарафыннан ул 30 мең сум штраф һәм бер ел да җиде айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

“Дэу Нексия” автомашинасы белән идарә итүче туймәтле Нияз Нургатин да инспекторлар “кармагына” июнь урталарында, кичке бишенче яртыда, эләгә. Аны Түбән Кармалка урамында туктаталар. Якташыбыз суд барышында гаебен таный, шулай ук штрафка тартыла һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев