Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында ике кеше алкогольдән агуланып үлгән

Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, хәмер белән ”дуслык” быел районда ике ир-ат өчен аяныч тәмамлана: 49 һәм 59 яшьлек якташларыбыз алкогольдән агуланып үлгәннәр.

-Районда андый хәлләр узган елларда да теркәлде: спиртлы эчемлек куллану аркасында  2019 һәм 2020 нче елларда – икешәр, 2021 һәм 2022дә дүртәр кешенең гомере өзелде. Наркология табибында районнан 151 кеше исәптә тора, - ди район үзәк больницасы баш табибы урынбасары Рафис Гафуров.

Шикле спиртлы эчемлек күпме гаиләгә шундый хәсрәт алып килгән. Шикле дигәннән, район полиция бүлеге хезмәткәрләре быелның үткән унбер аенда законсыз әйләнештән 35 литр алкоголь продукциясе алганнар (былтыр бу чорда – 20 литр чамасы).

-Ивашкино, Чирмешән, Урманасты Үтәмеш, Якты Тау авылларында өйләреннән, закон бозып, алкоголь сатучылар ачыкланды.  Бу фактларның икесе буенча беркетмә төзелде, ике очракта алынган продукция экспертизага җибәрелде, аларның сыйфаты тикшерелә,  - ди Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм  коррупциягә каршы тору  юнәлешендәге оперуполномоченные  вазифаларын башкаручы Альберт Җамалиев.

Альберт Марат улы әйтүенчә,  закон бозып, өйләреннән алкоголь сатучыларга карата 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф җәзасы каралган. Әгәр дә экспертиза тарафыннан әлеге продукциянең кеше сәламәтлегенә зыяны дәлилләнсә яисә гражданин алкоголь сату законын кабат бозса, гаепле кеше  җинаять җаваплылыгына тартыла.

-Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, халык “астан сатучылардан” шикле продукция алудан саклансын иде. Бу юнәлештә закон бозучылар хакында райондашларыбыз безгә – полиция хезмәткәрләренә хәбәр итсеннәр, аноним хәбәр дә кабул ителә, - ди ул.

Марат Гомәров фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев