Чирмешән районында бер хатын-кызның 10 мең сумга якын акчасын урлаганнар
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер хатын-кызның 10 мең сумга якын акчасын урлаганнар

Районыбыз авылларының берсеннән хатын-кыз якташыбыз, үзен алдап 9980 сум акчасын үзләштергән билгесез адәмне җаваплылыкка тартуны сорап, полициягә гариза язган. Бу уңайдан тикшерү бара.

Гомумән, 14-20  декабрьдә  район полиция бүлегенең кизү частенда 32 хәбәр кабул иткәннәр. Район юлларында дүрт юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда имгәнүчеләр юк. Бу чорда руль артына исерек хәлдә утыручылар да теркәлмәгән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча штабыннан алынды.

Марат Гомәров фотосы.


Нет комментариев