Чирмешән районында бер хатын-кыз ир-атка пычак белән ташланган
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер хатын-кыз ир-атка пычак белән ташланган

Гомумән, 11-17 июльдә полиция бүлегендә 32 хәбәр кабул ителгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Район авылларының берсендә хатын-кыз кеше ир-атка пычак белән ташланган. Бу хакта район полиция бүлегенең кизү частенда язма гариза кабул иткәннәр. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Бу чорда район территориясендә матди зыян белән 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк. ДАИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 25 беркетмә төзегән. Бер кеше автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.


Нет комментариев