Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер ир-ат күршесенең печәнен яндырган

Иске Элмәле авылында бер ир-ат күршесенең кышка әзерләнгән печәнен яндырган.

Суд материалларыннан күренгәнчә, 1971 нче елгы ир-ат элек тә байтак срокка хөкем ителгән булган, әмма сабак алмаган, күрәсең.

Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә, ләкин куркыныч ясавын белә торып, ул сүндерелмәгән тәмәкесен печән өстенә махсус ташлый. Аннан соң өенә кайтып, йокларга ята.

Ут печәннән янәшәдә торган абзарга да күчә. Нәтиҗәдә, 40 төргәк печән һәм 10 төргәк саламга зур зыян килә, 45 мең сумга алынган терлек азыгы яраксызга әйләнә. Шулай ук 369 мең сумлык абзар һәм анда булган йорт кирәк-яраклары да янып беткән.

Хөкем ителүче суд барышында үз гаебен таный, “Исерек идем, аек хәлдә мондый гамәл кылмас идем”, - дип аклана.

Әмма ялгыз яшәүче һәм бер кыз тәрбияләүче хатын-кыз өчен мондый сүзләрдән файда юк. Быелгысы коры елда терлек азыгы юллау - зур проблема. Сөт сатып көн күргән гаиләне күршесе бик авыр хәлдә калдырган. Янгын нәтиҗәсендә алар сизелерлек матди зыян күргән – 436 мең сум.

Район суды күршесенең милкен ут төртеп яндырган 52 яшьлек әлеге ир-атны бер ел да алты айга төзәтү үзәгенә мәҗбүри эшләргә хөкем итте.

Әлеге материалны район судыннан бирделәр.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев