Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы эчке эшләр хезмәткәрләре үткән елга йомгак ясадылар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге коллективында үткән елдагы эшчәнлекләрен бәяләделәр, хезмәттәге кимчелекләрне уртага салып сөйләштеләр, аларны чишү юлларын эзләделәр.

-Гомумән, эшегез авыр һәм җаваплы, халык иминлеге өчен икешәр смена эшләгән вакытларыгыз да була. Хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде район полиция бүлегенең йомгаклау киңәшмәсендә катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов. – Шулай да профилактикалауга даими игътибар бирегез, халык арасында аңлату эшләре алып бару да артык булмас.

 

-Бүлекнең төп күрсәткечләре һәм узган елгы эш нәтиҗәләре буенча өченче категориядәге 19 эчке эшләр бүлеге арасында без 17 нче урында гына, – диде бүлек начальнигы Юлдус Билалов. – Бу күрсәткечләр безне бизәми. Шул ук вакытта бүлекнең уңай эшләрен дә билгеләп үтәсем килә. Отчет чорында тикшерү төркеме тарафыннан судка 19 җинаять эше җибәрелде (үткән елда – 17), 15 мошенниклык эше тикшерелде (6), җинаятьләрнең гомуми ачылуы 12 процентка артып, 69 процент тәшкил итте.

Ел йомгаклары буенча 145 җинаять теркәлгән, бу - 2021 елдагыдан 27,5 процентка кимрәк. Авыр булмаган җинаятьләрнең артуы күзәтелә. Бүлек хезмәткәрләре ел дәвамында 121 җинаять эшен тикшергәннәр, шуларның 69,5 проценты ачылган.

Банк карталарыннан акча урлау очраклары безнең районда да еш кабатлана һәм ул елдан-ел арта бара, үткән елны 10 райондашыбыз мошенниклар корбаны булган. Җинаятьчеләрнең төрле төбәкләрдән булуы, бик тиз һәм күп операцияләр башкару сәбәпле, андый җинаятләрне ачу кыен. Полиция хезмәткәрләре шул рәвештә урлашу очрагының 36,4 процентын ачканнар.

Былтыр район юлларында 9 юл-транспорт һәлакәте булган, ягъни 2021 елдагыдан 3кә ким. Әмма тынычланырга ярамый: әлеге аварияләр 3 кешенең гомерен өзгән (2021 елда – 1).

Руль артына аек булмаган хәлдә утырган 65 машина йөртүче тоткарланган. Юл-транспорт һәлакәтләренең шактые шундыйлар гаебе белән килеп чыгуын исәпкә алганда, күпме бәхетсезлек очрагы кисәтелгән дигән сүз.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев