Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләрне, үзсалым акчасын түләмәсәләр, штрафка тартырга мөмкиннәр

2018 ел азагында районның авыл җирлекләрендә үзсалым акчасын җыю турында карарлар кабул ителгән халык җыеннары узды. Район прокуратурасы аны түләмәгән очракта хокук нәтиҗәләре хакында аңлатма бирә.

Гражданнар өчен үзсалым кертү мөмкинлеге “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән Федераль Закон белән билгеләнгән.

Җирле референдумнарда кабул ителгән карарлар, шул исәптән үзсалым кертү турындагылар да, муниципаль хокук актлары системаларында югары юридик көчкә ия булып торалар һәм мәҗбүри үтәлергә  тиешләр.

Шул уңайдан район прокуратурасы аңлатуынча, җирле референдумнарда үзсалым акчасын кертү һәм куллану турында кабул ителгән карарларны үтәмәгән очракта, җирле үзидарә органнары административ хокук бозу турында беркетмә төзергә  һәм, судка тиешле гариза белән мөрәҗәгать итеп, күрсәтелгән акчаны суд аша алырга хокуклы.

Җирле үзидарә органнарының муниципаль актларын башкармаган очракта: гражданнарга - 1 мең сумнан 2,5 мең сумга, вазифаи затларга - 15 меңнән 30 мең сумга, юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев