Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә яшәүче берәү кеше картасы белән дүрт тапкыр банкоматка "барган"

Район суды чит кеше банк картасыннан 7000 сум акча урлаган 27 яшьлек чирмешәнлене хөкем итте.

Район үзәгендә яшәүче танышларында кунып чыккан Владимир Митяев иртән кинәт баеп китә. Берәү дә күрмәвеннән файдаланып, ул чит кеше сумкасыннан банк картасы булган янчыкны ала, пин-коды язылган кәгазе дә шунда ук. Озакка сузмыйча, кунак банкоматка юнәлә һәм акча салдыра, әүвәл - 2500 сум. Ул уңышлы төн кунуны "юа" һәм ике сәгатьтән соң янә банкомат янына килә - монысында 1500 сум урлый. Аннан соң кабат ике тапкыр шул сукмактан барып, барлыгы 7 мең сумга байый. Картада әле саллы күләмдә акча кала, әмма инде Владимирның бу маршрутны тагын узарга көче җитмәгән күрәмсең.

Карта урлаучының бик тиз эзенә төшәләр. Район суды аңа, 3 ел сынау срогы белән, 2 ел да 2 ай срокка шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирә. Митяевтан 6 мең сум күләмендә процессуаль чыгымнар да түләтелгән.

Әлеге суд утырышыннан соң ике көн узгач, шуңа охшаш тагын бер җинаять эше карала. Лашманда яшәүче Рөстәм Закиров аракы юллар өчен дип, үз танышының банк картасын сорап ала. Ләкин моның белән генә туктамаган, Чирмешәндә әлеге танышыннан акча «обналичить» итүне сораган һәм шул рәвешле 2 мең сумга "баеган". Нәтиҗәдә, шундый ук сынау срогы белән, шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев