Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә яшәүче 58 яшьлек хатын-кызны 5 айга колониягә хөкем иткәннәр

Суд билгеләгән административ чикләүләрне үтәмәгән өчен, чирмешәнле бер хатын-кызны колониягә озатканнар.

Бу 58 яшьлек хатынны законны тыңлаучаннар, күндәмнәр рәтенә кертеп булмый. Төрле хокук бозулары һәм тәртипсезлеге өчен, аны 2019 елның сентябрендә үк Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегенә исәпкә куйганнар. Әмма административ күзәтү астында булып та, ул акылга утырырга, билгеләнгән чикләүләрне үтәргә уйламаган да. Бер ел да булмый, судка эләгеп, тыюлар аңа тагын өстәлә. Аларны үтәмәгән өчен нәрсә янавын белә торып, ул һаман да үзе теләгәнчә яшәвен дәвам итә. 2020 елның маеннан 2021 елның февраленә кадәр аның «исәбендә» административ хокук бозулар, чикләүләрне үтәмәүнең 7 факты җыела: теркәлүгә килмәү, төнлә өендә булмау һәм башкалар.

-Әллә ничә мәртәбә шулай кабатлангач, суд закон бозучыга 5 айга гомуми режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирде, - ди район прокуроры ярдәмчесе Алексей Крутиков.

Әлегә суд карары законлы көченә кермәде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X