Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә төзелүче бер йорттан цемент урлаганнар

Чирмешәндә яңа төзелә торган бер йорттан барлыгы 3250 сумлык 13 капчык цемент “аякланган”. Хуҗалары угрыларны җаваплылыкка тартуны сорый.

Гомумән, 13-19 июньдә район полиция бүлекчәсендә 32 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән -  матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 68 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүчегә транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Чирмешәндә бер хатын-кызның банк картасыннан 29 мең сумнан күбрәк акчасын урлаганнар.

Район үзәгендә яшәүченең эретеп ябыштыру һәм шомарту машинасы “югалган”, матди зыян күләме 4000 сум.

Бер хатын-кыз белән аралашканнан соң, Иске Элмәле авылы кешесе кесә телефонсыз калган.

Полиция участковыйлары бер атнада 4 административ беркетмә төзегәннәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев