Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә бер атнада банк картасыннан акча урлау белән бәйле ике җинаять эше кузгатылган

20-25 гыйнвар көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частенда 36 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда банк картасыннан акча урлау белән бәйле ике җинаять эше кузгатканнар.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 16 административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 47 фактын ачыклаганнар. Бер автомобиль йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән.

Район үзәгендәге бер сәүдә ноктасыннан бер шешә аракы урлаганнар. Бер якташыбыз, аның исеменнән дәүләт порталында мәгълүмат урнаштырган билгесез кешене җаваплылыкка тартуны сорый. Бу эш буенча тикшерү бара.

Район үзәгендә бер ир-егет, исерек хәлдә, медицина битлексез кибеткә кереп, сүгенгән һәм үзен әдәпсез тоткан. Әлеге факт буенча административ беркетмә төзелгән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев