Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителүчеләр саны кимегән

Татарстан Республикасы буенча Россия УФСИН җәзаларны үтәтү инспекциясе Лениногорск районы филиалында (мәгълүмат 2020 ел ахырына) хөкем ителгән 39 гражданин исәптә тора.

Җәзаларны үтәтү инспекциясе аша 2020 елда иректән мәхрүм ителмичә җәза һәм җинаять җаваплылыгы билгеләнгән 67 хөкем ителүче үткән. Бу 2019 елдагыдан 15 кешегә кимрәк.

Ел дәвамында җәзаларны үтәтү инспекциясендә хөкем ителгән 31 кеше исәпкә куелган (2019 елда – 46).

Алдагы саннардан күренгәнчә, үтәтүгә керә торган хөкем карарлары саны кимүе күзәтелә. Әлеге чорда  хөкем ителгән 31 гражданин исәптән төшерелгән (үткән ел – 47).

-Исәпкә куелганнан соң 3 хөкем ителүченең кабат җинаять кылуы ачыкланды. 2019 елда андыйлар 4әү булган. Суд чыгарган карарны үтәмәгән 4 кешегә өстәмә җаваплылык йөкләнде, 9 гражданинның төзәлү өчен бирелгән срогы озайтылды, шартлы рәвештә хөкем ителгән 4 кешенең хөкем карары иреге чикләү белән алмаштырылды, - ди инспекциянең райондагы филиалы инспекторы Фәһим Минапов. - Җинаятьләрнең күбесе элек хөкем ителгән, хезмәт һәм уку белән шөгыльләнмәгән, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы затлар тарафыннан кылына.

Әлеге категория хөкем ителүчеләр белән полиция хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары тарафыннан актив рәвештә профилактик эш алып барыла.

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев