Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында хатын-кыз бер бер ир-атны пычак белән яралаган

Түбән Чегодай авылында хатын-кыз бер ир-атны пычак белән яралаган. Әлеге хәлне полиция хезмәткәрләре тикшерә.

Гомумән, 24 февральдән 2 мартка кадәр район полиция бүлегендә 35 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда бер җинаять эше кузгатылган, ул “үтерәм”, дип янау белән бәйле. Полиция участок уполномоченныйлары 18 административ беркетмә төзегәннәр.

Узган атнада район юлларында юл бәла-казалары теркәлмәгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 44 очрагын ачыклаганнар. Берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Полициягә Туймәттә бер ир-ат улын кыйнаган дип хәбәр иткәннәр. Чирмешәндә дә берәү исерек хәлдә өендә тавыш чыгарган, үзен агрессив тоткан. Мондый хәл инде өч айлап дәвам итә, дигәннәр. Бу фактлар да тикшерелә.

Әлеге мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев