Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында караклар үләт базындагы төсле калайларга кызыкканнар

Лашман авылы янәшәсендәге биотермик чокыр – үләт базы территориясеннән төсле калай – профлистлар “аякланган”. Әлеге угрылык факты уңаеннан тикшерү бара.

Гомумән, 24-30 июнь көннәрендә район полиция бүлегенең дежур частенда 35 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда бер җинаять эше кузгатылган. Полиция участок уполномоченныйлары 18 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында бер атнада 2 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның берсендә имгәнүче бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 72 очрагы ачыкланган.

Чирмешәндә яшәүче хатын-кыз үзенә карата хулиганлык гамәлләре кылган элеккеге ирен административ җаваплылыкка тартуны сорый. Район үзәгендә яшәүче тагын бер хатын-кыз иртәнге сәгатьләрдә аның тынычлыгын бозган билгесез кешеләрдән зарланган. Исерекләр бу ханымның йорт коймасына шакыганнар һәм сүгенгәннәр.

Әлеге мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев