Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер хатын-кыз ике тапкыр исерек килеш руль артына утырып, суд каршына басты

Чирмешән район суды исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү факты буенча 40 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды.

Дөресен әйткәндә, мондый факт беренче тапкыр гына түгел. Әлки районында туган, безнең районга эшкә килгән бу ханым бер атна эчендә ике тапкыр исерек хәлдә руль артына утырган килеш полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Бер көнне кичке мәлдә ЮХИДИ инспекторлары Әккәрәй урамында ВАЗ-2114 автомобилен туктаталар. Машина йөртүче яшь хатыннан алкоголь исе килеп тора, үзе анык кына сөйләшә дә алмый, өстәвенә аның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүе ачыклана. Кагыйдә бозучыга карата административ беркетмә төзелә, машина йөртүче үз гаебен танып кул куя. Соңрак административ хокук бозу турында эш туктатылган, чөнки әлеге хатын-кызга карата җинаять эше кузгатканнар.

Соңрак билгеле булганча, аны инде 2020 елда, шул ук кагыйдәне бозган өчен, 30 мең сум штрафка тарталар һәм 1 ел да 6 айга транспорт чараларын йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр.

Шуңа да карамастан, ул үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган, бер атнадан кабат исерек хәлдә руль артына утырган.

Берничә ай элек, беренче очрактан соң бер атна вакыт узгач, спиртлы эчемлекләр кулланган әлеге хатын- кызны Әккәрәй урамында кабат полиция хезмәткәрләре туктата. Бу юлы да ул яхшы ук салмыш хәлдә була.

Суд гаеплегә, 3 елга транспорт чараларын йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән бергә 230 мең сум күләмендә штраф билгеләде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев