Чирмешән районында банк картасыннан кабат акча урлаганнар
Кеше һәм закон

Чирмешән районында банк картасыннан кабат акча урлаганнар

23 – 29 сентябрь көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частенда 21 хәбәр кабул иткәннәр.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 15 административ беркетмә төзелгән.

Бер атна эчендә матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу чорда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 54 очрагын ачыклаганнар.

Бер якташыбыз хуҗалыгыннан тимер коймалар урлану турында хәбәр иткән.

Тагын берәү банк картасыннан 19 мең сум акча югалуы турында гариза язган. Әлеге фактлар буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегеннән алынды

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев