Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында автомашина белән әллә ничә тапкыр исерек хәлдә идарә иткән машина йөртүчене хөкем иткәннәр

Чирмешән районы прокуратурасы 43 яшьлек райондашыбызга карата дәүләт гаепләвен хуплады.

- Суд аны җинаять кылуда, ягъни исерек килеш автомобиль белән идарә иткән өчен хөкем ителгән булып та, кабат шул рәвештә закон бозуда гаепле дип таныды, - ди район прокуроры урынбасары Айназ Газизов. – Хөкем ителүченең шундый ук статья белән хөкемгә тартылып та әле суд җәзасының үтәлеп бетмәгәнлеге мәгълүм була. Аңа карата Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары тарафыннан карарлар чыгарылган. Соңгы карар буенча, гаеплегә 8 айга колония-поселениегә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы чыгарыла. Аны шулай ук транспорт чарасы идарә итү белән бәйле эшчәнлектән 3 елга мәхрүм итәләр.

Тик ир-атка бу сабак булмый, төзәлергә уйламый һәм быелның 7 мартында исерек килеш кабат руль артына утыра. Әлеге җинаятькә хокук саклау органнары тарафыннан киртә куела, тикшерү башлана. Шуңа да карамастан, шофер бер ай эчендә тагын шундый ук җинаятьләр кыла.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Дәүләт гаепләүчесенең нәтиҗәсе нигезендә, Чирмешән район суды ир-атны 1 ел да 2 айга каты режимлы колониягә озатып, иреген чикләде. Ул 3 елга транспорт чарасы йөртү белән бәйле эшчәнлек хокукыннан да мәхрүм кала. Хөкем ителүче суд залында ук кулга алына.

Әлеге вакытка карар законлы көченә кермәгән.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев