Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында административ хокук бозуларны теркәүче камераны ватканнар

Югары Чегодай авылы янында административ хокук бозуларны теркәүче камерага зыян салганнар. Моны эшләгән билгесез затны җаваплылыкка тартуны сорап полициягә гариза бирелгән.

Гомумән, 3-9 мартта район полиция бүлегенең кизү частенда 40 хәбәр кабул иткәннәр. Бу вакытта җинаять эшләре кузгатылмаган. Полиция участок уполномоченныйлары 13 административ беркетмә төзегәннәр.

Әлеге вакыт аралыгында район юлларында дүрт юл-транспорт һәлакәте булган, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 57 очрагы теркәлгән. Берәү автотранспорт белән исерек хәлдә йөрткәндә тоткарланган.

Ивашкино, Иске Кади, Иске Үтәмеш авылларында ир-атлар (бергә яшәүче ир-ат, авылдаш, ир) хатын-кызларга кул күтәргәннәр. Бу фактлар тикшерелә.

Бер чирмешәнле йортына полиция хезмәткәрләрен чакырткан: аның улы өйдән зур суммада акча алып чыгып киткән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X