Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы мәгариф бүлеге бинасыннан шактый әйбер “аякланган”

19 февральгә каршы төндә район мәгариф бүлеге бинасыннан әллә никадәр әйбер урлап чыкканнар. Бу эштә шикләнелүче кешене җаваплылыкка тартуны сорап полициягә гариза язганнар.

Берәү моннан компьютер мониторы, принтер, микродулкынлы мич, модем, бүләк өчен әзерләнгән урын-җир әйберләре, видеорегистратор, бүләкләр һәм шәхси әйберләр чәлдергән. Матди зыян күләме ачыклана һәм бу хәл буенча тикшерү бара.

Гомумән, 17-23 февральдә район полиция бүлегенең кизү частенда 25 хәбәр кабул ителгән, ике җинаять эше кузгатылган. Район юлларында өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, берсендә имгәнүче бар.

Райондагы нефть объектларының берсендә сигез берәмлек трансформатор югалуы ачыкланган.

Түбән Чегодай авылында хатын-кыз белән ир-ат арасында низаг чыккан: берсе икенчесенә урындык белән сугып тән җәрәхәте ясаган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегеннән алынды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев