Шалтыратучы үзен республика банкының берсендә эшләүче итеп таныштырган һәм банк картасының реквизитларын сораган.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда караклар пенсионер әбинең 113 мең сум акчасын урлаган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.
64 яшьлек хатын-кызга 25 августта үзен республика банкының берсендә эшләүче итеп таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. Ир-ат...
Шалтыратучы үзен республика банкының берсендә эшләүче итеп таныштырган һәм банк картасының реквизитларын сораган.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда караклар пенсионер әбинең 113 мең сум акчасын урлаган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.
64 яшьлек хатын-кызга 25 августта үзен республика банкының берсендә эшләүче итеп таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. Ир-ат аңа пенсиясен кабаттан исәпләү турында хәбәр иткән һәм аннан банк картасының реквизитларын сораган. Пенсионер явыз ниятле бәндәгә мәгълүматны җиткергән. Берникадәр вакыттан соң хатын-кыз хисабындагы 113 мең сум акчаның салдырып алынгануын белгән.
Әлеге очрак буенча «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Явыз ниятле бәндәнең телефон номеры Тула өлкәсендә теркәлгәне ачыкланган.
Нет комментариев