Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бурычларын кайтармаган чирмешәнлегә карата җинаять эше кузгатылган

18-24 февральдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 5 җинаять эше кузгатылган.

01 Узган атнада янгын-коткару хезмәте белгечләренә янгыннар һәм башка төрле бәла-казалар хакында хәбәрләр булмаган. Бу турыда 135 нче Чирмешән янгын частеннан белештек.

02 18-24 февральдә район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 5 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда автомашиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 90 очрагы ачыкланган, берәү автомашина белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 15 административ беркетмә төзегәннәр.

Гражданнарны алдап, алар ышанычыннан усал ният белән файдаланып, концерт хезмәтләре тәкъдим итүне сәбәп итеп, халыктан акча алган һәм бүгенге көнгә кадәр бурычларын кайтармаган Чирмешән кешесенә карата җинаять эше кузгатылган. Аңардан 40 мең сумлык зыян күрү хакында узган атнада гына ике райондашыбыздан гариза кергән.

Үзен ире кыйнавы турында ялган хәбәр биргән Яңа Элмәле авылыннан бер хатын-кыз административ җаваплылыкка тартылган.

03 Узган шимбә, якшәмбе көнне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 27 чакырту теркәлгән. Аларның күпчелеге – хроник авырулар янына. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, ике кеше көнкүрештә имгәнү алган, 9 кеше ОРВИ белән авырып мөрәҗәгать иткән.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ исе килү, газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 40 заявка үтәгәннәр. Газ белән тәэмин итүгә кагылышлы дәгъвалар булмаган.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев