Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер хатын-кыз, Чирмешән РайПОсыннан, эшләмичә генә акча алмакчы булган

Район суды Казаннан бер хатын-кызның йөклелек чоры өчен һәм бала табуга, бала карау өчен айлык пособие, бала тууга бер тапкыр бирелә торган пособие һәм башка түләүләр алу өчен дәгъва - иск гаризасын кире каккан.

Башта ук әйтик, сүз аз сумма турында түгел, 500 мең сумнан күбрәк акча турында бара. Ә эшнең асылы болай. 2020 елның гыйнвар аенда Оксана Кавина, сүзе үтүче кешеләр ярдәмендә, райпо идарәсенә ревизор булып эшкә урнаша. Ә инде февраль аенда ук ул йөклелек һәм бала табу буенча бирелә торган ялга китә. Март аенда эшкә яраксызлык листы (больничный) биреп түләүләр алмакчы була, ә апрель аенда бала таба. Шуның өстенә дәгъвачы (истец) Казаннан райпога бер тапкыр да килеп карамый, бер көн дә эшләми. Барлык документлар “курьерлар” яисә электрон почта аша җибәрелә. Дөрес, узган елның җәендә ул яшь баласы белән “эшкә” килә, янәсе, коллектив белән танышу өчен. Бухгалтериягә кереп селфи ясый да китеп бара.

Тиешле пособиене ала алмагач, ул райподан акчаларны барыбер түләтмәкче була, югыйсә, социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлеге филиалы фиктив - ялган эшкә урнаштыру фактын ачыклаганнан соң баш “ревизор” белән хезмәт килешүе узган елның май аенда туктатылган була.

Ул кайларга гына шикаять язмый, әмма күп тапкыр тикшерүләрдән соң, аның таләпләре кире кагыла.

Әлеге хәлгә район судында нокта куела һәм дәгъваны кире кагу хакында карар чыгарыла.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев