Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаларына алимент та кызганыч

Бүгенге көндә Россия ЭЭмның "Чирмешән" муниципальара бүлегендә яшүсмерләр эшләрен профилактикалау бүлекчәсендә 11 яшүсмер исәптә тора, аларның 6сы - мәктәп укучысы, 5се - техникум, колледж һәм һөнәр училищеларында укучылар. Агымдагы елда 6 яшүсмер профилактик исәпкә куелган, 7се исәптән төшерелгән. Бу вакыт аралыгында яшүсмерләр тарафыннан кылынган ике җинаять теркәлгән. Балигъ булмаганнар тарафыннан...

Бүгенге көндә Россия ЭЭмның "Чирмешән" муниципальара бүлегендә яшүсмерләр эшләрен профилактикалау бүлекчәсендә 11 яшүсмер исәптә тора, аларның 6сы - мәктәп укучысы, 5се - техникум, колледж һәм һөнәр училищеларында укучылар.


Агымдагы елда 6 яшүсмер профилактик исәпкә куелган, 7се исәптән төшерелгән. Бу вакыт аралыгында яшүсмерләр тарафыннан кылынган ике җинаять теркәлгән.

Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау, аларның хокукларын яклау буенча район прокуроры каршындагы эшче группаның чираттагы утырышының төп темасы шул хакта булды. Шулай ук балаларның җәйге ялларын оештыру турында да сүз барды.

Ә менә алимент түләмәүче ата-аналарның эшләренә аерым басым ясалды. Кайбер ата-аналарның алиментлары, эшләмәү сәбәпле, күп җыелса, икенчеләре зур хезмәт хакы алса да, керемнәрен яшерә, балаларына алимент түләргә теләми. Мондыйларга карата законнарның кырысларын кулланырга кирәклеген әйтте район прокуроры Рим Сөнгатуллин. Дөрестән дә, балаларның тәрбиясе белән шөгыльләнмәүче һәм материаль ярдәм дә (алимент) күрсә-тергә теләмәүче ата-аналарны ничек аңларга? Әле араларында бер хатын-кыз да бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined хокук бозуларны профилактикалау