Чирмешәндә бер тәүлектә айлык норма яңгыр яуды
Кеше һәм табигать

Чирмешәндә бер тәүлектә айлык норма яңгыр яуды

17 июльдә көндез һәм 18 июльгә каршы төндә, бер тәүлектә районда 75 миллиметр яңгыр яуды.

Июль аендагы норма 56-63 миллиметр икәнлнген исәпкә алсак, бу көнне явым айлык  норманы да узып киткән. Ә җәйнең икенче аенда инде 117 миллиметр явым-төшем теркәлгән.

 

Ильяс Гатауллин фотосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев