Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән бакчачылары чын җәйне көтә

Әллә нинди генә быел һава торышы. Яңгыры җитәрлек, ә менә җылылар бик ялындырып кына килә, төннәрен әле һаман да салкынча. Бакчаларыбызда җиләк-җимеш авыррак үсә, кыяр-помидор исәеп китә алмый. Газета укучыларыбыз да шундыйрак фикердә. Зинаида Агеева (Мордва Афонькәсе): - Әйе, кыярларны әллә кайчан пленка астына чәчкән идек, бик озак чыга алмыйча...

Әллә нинди генә быел һава торышы. Яңгыры җитәрлек, ә менә җылылар бик ялындырып кына килә, төннәрен әле һаман да салкынча. Бакчаларыбызда җиләк-җимеш авыррак үсә, кыяр-помидор исәеп китә алмый. Газета укучыларыбыз да шундыйрак фикердә.


Зинаида Агеева (Мордва Афонькәсе): - Әйе, кыярларны әллә кайчан пленка астына чәчкән идек, бик озак чыга алмыйча тордылар. Әле хәзер генә дүртенче яфрак җибәрделәр, салкын булды шул. Яңгыр күп - җылы юк. Помидорларны ачык туфракка иртә чыгарган идем, кырауга эләгеп каралганнар, менә көннәр җылыткач кына рәтләнә башладылар, тик серкәләнүләре аз - зур уңышка өметләнмим. Ә бәрәңгенең төбен өяргә җыенабыз инде. Алары тиз чыктылар, утыртыр алдыннан орлыкларны әүвәл яхшы итеп үрдереп, хәлсез, нечкә мыеклар җибәргәннәрен аралап калдырдык.

Флера Насыйрова (Керкәле): - Без дә кыярларны әллә кайчан пленка астына чәчкән идек, бик авыр үсәләр шул. Җылыткач хәл алдылар үзе, су сипкән юк, яңгыр явып тора.

Помидорларны ачык һавага чыгармыйча тордым, боз ява дип гел куркытып тордылар, салкын да булды. Бер елны без шулай ашыгыб­рак чыгарган идек, боз явып, бөтен нәрсәне тапады. Өлгерә әле, соң түгел. Мин помидорларны чыгаргач, бер ун көннән соң, төпләренә ачыткы сибәм. Сыер тизәген, үләннәрне бер савытка салып кояшта ачытам да, шул сыеклык белән үсентеләрне ашлыйм, 10 литр суга бер литр ачыткы кушып. Сезонга ике-өч тапкыр шулай эшлим, файдасы бар, помидорлар күзгә күренеп күтәрелеп китәләр.

Бәрәңгеләр тигез чык­ты, аларның орлыкларын бик карап, куәтлеләрен сайлап алып кына утырттык. Чөнки бәрәңгеләр 2010 елгы кызуда әллә ничек көчсезләнеп калды сыман.

Алмагачлар да авыррак яфрак ярды быел.

Хәзер бакчаларда барысы да хәлләнеп килә. Җылы да, дым да бар. Мондый һава торышы барын да "колакларыннан тартып үстерә", ди­сәң дә була.

Рима Дютина (Ульяновка): - Помидорлар чәчәк атты, аларны 80 төп утырттым. Утыртыр алдыннан, чокырларына черемә (перегной), көл, бер чәй кашыгы гына аммиак селитрасы салып бутыйм, аннан утыртам. Үсентеләр шуннан яшел булып бик матур үсеп китәләр. Тәбәнәк, каты тышлы помидор орлыкларын Чиләбедән яздыртып кайтарттым, анысы тозларга яхшы. Яфрагы кишернекенә охшаш, тиз өлгерә торган сортым бар.

Кыярлар үсеп китә алмадылар, җылы булмады. Бәрәңге орлыклары шытмаган, ничек салган - шулай ята, кайберләре нечкә, чәч сыман үренте җибәрелгән дип зарланучылар бар. Мин мондый бәрәңгеләрне чирле, дип уйлыйм. Орлыкларны ешрак, биш ел саен алмаштырып, яңартып торырга кирәк.

Кәбестә үсентеләрен үзем үстерәм, кешедән алганым юк. Кәчәннәрне базда бәрәңге өстендә саклыйм, ел буена бозылмый. 80 төп утырттым, кортларга, бөҗәкләргә каршы агу сиптермичә булмый, җылы көннәрдә кортлар тиз үрчи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X