Район үзәк больницасының күз табибы Равил Хәбибуллин мәктәп укучыларына “Күрү сәләте бозылу һәм аны профилактикалау” темасына лекция укый. Бу чара “Мәктәп медицинасы” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.
Табиб 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләрендә, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында һәм Чирмешән лицеенда балаларга күрү сәләте начараюның сәбәпләре һәм гади генә кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде, күзләрне ял иттерү өчен гимнастика күнегүләре комплексын күрсәтте.
.jpg)
Нет комментариев