Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Югары Кәминкәдә дини укулар башланган

Югары Кәминкә мәчетендә дини укулар башланып киткән. Чирмешән мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дәресләр алып бара.

Дин дәресләренә олы һәм урта яшьтәге апалар һәм абыйлар, малайлар һәм кызлар - барысы 30-40 кеше җыела. Шәкертләр бер көнне гарәп графикасы өйрәнсә, икенче көндә ислам нигезләре дәресләре, Коръән сүрәләре укыйлар.

Мондый дәресләр Югары Чегодай, Түбән Чегодай һәм Иске Үтәмеш авылларында да оештырылган. Ибраһим хәзрәт Гыйләҗев бу авылларда инде өченче ел дәресләр алып бара.

-Халык дингә тартыла, гарәп графикасы, Коръән сүрәләре өйрәнергә теләүчеләр күп, - ди Рамил хәзрәт. - Туймәт, Утыз Имән, Бәркәтә, Әмир авылларында да дин дәресләре укытуны сорыйлар. Без моны оештыру җаен табарга тырышырбыз.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X