Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Тәкъва кеше башка кешеләргә карата көнчелек, күрәлмау хисе сакламый һәм аларның кайгы-хәсрәтләренә дә шатланмый»

Коръәннең «Хүҗүрат» («Бүлмәләр») сүрәсендә: «Аллаһ каршында сезнең иң хөрмәтлегез - иң тәкъва булучыгыз», - диелә. Изге китапта тәкъва сүзе гомумән күп урында килә. Тәкъва кеше ул нинди була? Әлеге сорауны без «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафинга бирдек. - Ислам динендә «тәкъва» сүзе Аллаһның газабыннан саклану дигәнне аңлата. «Әл-Гыймран»...

Коръәннең «Хүҗүрат» («Бүлмәләр») сүрәсендә: «Аллаһ каршында сезнең иң хөрмәтлегез - иң тәкъва булучыгыз», - диелә. Изге китапта тәкъва сүзе гомумән күп урында килә. Тәкъва кеше ул нинди була? Әлеге сорауны без «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафинга бирдек.

- Ислам динендә «тәкъва» сүзе Аллаһның газабыннан саклану дигәнне аңлата. «Әл-Гыймран» сүрәсенең 102нче аятендә: «Әй иман китергән бәндәләр! Аллаһының газабыннан чын саклану белән сакланыгыз, ягъни тәкъва булыгыз», - диелә. Аллаһ кушкан гыйбадәтләрне үтәп, хәрәмнәрдән сакланучы, җәһәннәм газабыннан куркучы кеше тәкъва була. Аллаһ кешенең матурлыгына, байлыгына һәм дәрәҗәсенә игътибар итми. Аның каршында иң хөрмәтле кеше ул - тәкъва кеше, чөнки алар биш вакыт намазларын калдырмыйлар, рамазан аенда ураза тоталар, зәкят түлиләр, хәләл ризыклар гына ашыйлар, зина кылмыйлар. Адәм баласының тәкъва булуы аның телендә дә сизелә. Ялган сөйләми, гайбәт сатмый, буш сүзләр сөйләп йөрми. Андыйларның теле яки файдалы сүз сөйли, яки дәшми тора. Тәкъва кеше башка кешеләргә карата көнчелек, күрәлмау хисе сакламый һәм аларның кайгы-хәсрәтләренә дә шатланмый. Гомумән, аның нияте һәрвакытта да ихласлыкка корылган. Бер эшне дә мактасыннар яки җәмгыятьтә ниндидер дәрәҗә яулау өчен эшләми. Һәр гамәлен Аллаһның ризалыгын һәм Аның җәннәтен өмет итеп кыла. Тәкъвалыкка ирешүчеләр бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле була.

- Аларның бу дөньядагы бәхете нәрсәдә чагыла?
- «Талак» сүрәсендә: «Кем дә кем тәкъва булса, Аллаһ аңа авыр вакытта чыгу юлын күрсәтер, көтмәгән җиреннән ризыгын бирер», - диелә. Ул тәкъва кешегә тормышта булган һәр очрак-вакыйгага дөрес бәя бирә торган сыйфат белән бүләкли. «Әл-Әнфәл» сүрәсенең 29нчы аятендә: «Әй иман китергән кешеләр! Әгәр дә сез Аллаһның газабыннан саклансагыз, Ул сезгә аера торган сыйфат бирә....» - диелә. Аера торган сыйфат дигәндә, яхшылык белән начарлыкны, ялган белән дөреслекне аера, тормышның һәр ситуациясенә дөрес бәя бирә белү күз алдында тотыла.

«Әгәр дә авыл (шәһәр) кешеләре иман китереп тәкъва булсалар, Без аларга күктән һәм җирдән бәрәкәт ишекләрен ачар идек» дигән аятьтән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә тәкъва кешегә бәрәкәт тә бирә.

Тәкъвалыкка ирешүчегә Аллаһы Тәгалә гыйлем алуны җиңеләйтә.
Раббыбыз андый кешеләргә карата һәрчак рәхимле булачак. Әйтик, балаларының тәрбияле, тормышының һәм күңеленең тыныч булуы, авырулардан, кайгылардан имин булуы Аллаһның кешегә карата рәхимле булуына мисал булып тора.

- Тәкъва кешеләр ахирәт тормышында да бәхетле була дигәнне алар җәннәткә керәләр дип аңларга кирәкме?
- Әйе, шундый аять тә бар: «Дөреслектә, тәкъва кешеләр имин урында, җәннәт бакчаларында һәм чишмәләрдә булачак» («Духан» сүрәсе).
Барлык кешеләргә дә тәкъвалык сыйфатына ирешеп, бу дөньяда да, ахирәттә дә хәерле, бәхетле тормышта яшәргә насыйп итсен!

Дилбәр Гарифуллина

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tkva-keshe-bashka-keshelrg-karata-knchelek-krlmau-khise-saklamyy-m-alarny-kaygy-khsrtlren-d-shatlanmyy

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined