Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рабигыль – әүвәл ае бара

Бу айны кешелек дөньясының барлык мөселманнары көтеп, шатланып каршы алдылар. Миляди 571нче елның Рабигыль - әүвәл аеның 11еннән 12нче көненә каршы төн уртасында Гарәбстаннның Мәккә шәһәрендә Пәйгәмбәребез Мөхәммәт-Мостафа с.г.в дөньяга килә. 632нче елның 12 Рабигыль-әүвәл аенды дөнья хәятеннән күчкән. Без бу айда аның тормышын, сыйфатларын өйрәнергә, ешрак искә алырга, аңа...

Бу айны кешелек дөньясының барлык мөселманнары көтеп, шатланып каршы алдылар. Миляди 571нче елның Рабигыль - әүвәл аеның 11еннән 12нче көненә каршы төн уртасында Гарәбстаннның Мәккә шәһәрендә Пәйгәмбәребез Мөхәммәт-Мостафа с.г.в дөньяга килә. 632нче елның 12 Рабигыль-әүвәл аенды дөнья хәятеннән күчкән.

Без бу айда аның тормышын, сыйфатларын өйрәнергә, ешрак искә алырга, аңа охшарга тырышырга тиешбез. Аның рухына догалар, салаватлар укып багышларга да кирәк булачак.

Менә шуны истә тотып Иске Кади авылының икенче мәхәлләсе мәчетендә Коръән уку, мөнәҗәтләр һәм Мәүлид әйтү өчен бер төркем хатын-кызлар җыелдылар.

Кичәне күп еллардан бирле авыл кешеләренә дини гыйлем бирүче Нәзирә Сәхапова башлап җибәрде. Аның тырышлыгы белән авылның күп кешесе гарәп алфавиты белән Коръән укырга өйрәнде. Бүгенгесе көндә дә ике төркемдә егермеләп кеше белем ала. Шунысы куанычлы - укырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара.

Кичә барышында Пәйгамбәребезнең тормыш юлы турында сөйләнде, шул мәчеттә белем алачак Рәйсә Вәлиуллина аның рухына Коръән укыды. Җәмәгать белән салават укып, тәхлил тартып, Пәйгамбәребез с.г.в рухына дога кылынды. Мөхәммәб с.г.в турындагы истәлекләр белән әңгәмәдә һәркем үзенең белгәннәрен уртаклашты.

Мәчеттә Мәүлид әйтү тәкъдимен авылыбызның революциягә кадәр шул урындагы мәчеттә имамлык иткән хөрмәтле Сәрвар хәзрәтнең оныгы Тәкъсинә Минеголова җиткерде. Күпләр моңа бик теләп ризалаштылар. Бу кичәгә ак әбиләр генә түгел, яшьләр дә килгән иде.

Мондый чараларга тагын шулай җыелырга килешенде.

Госман Мортазин.

Иске Кади.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бара ае әүвәл Рабигыль