Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Косу һәм тиешле вакыттан берничә минут алданрак авыз ачу уразаны бозамы?

Сорауларга «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җавап бирә.

1.Ураза тотканда авызны ялгыш тиешле вакыттан бер-ике минут алданрак яки соңрак ачсаң, ни була?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи вә сәлләм: «Вакыт кергәч, кояш баегач, уразагызны өзегез һәм ашыгыгыз», – дигән. Әмма ураза тотканда авызны ялгыш бер-ике минутка алданрак ачуның бернинди зыяны да юк. Ул зур хата булмаска тиеш, чөнки бу шулкадәр зур вакыт түгел. Ләкин авызны биш-ун минут алдарак ачсаң, ураза бозылачак. Рамазан аеннан соң ул көн өчен яңадан бер көн ураза тотарга туры киләчәк. Авызны соңрак ачуның исә бер куркынычы да юк. Азан әйткәч кенә авыз ачкан кешеләр дә бар.

2. Косу уразаны бозамы?

– Әгәр кеше моны белеп эшләсә, ягъни авызына бармак тыгу яки башка юл белән косыгын чыгарса, ул вакытта аның уразасы бозыла. Әгәр ул мәҗбүри рәвештә түгел, кисәк кенә, табигый рәвештә косып җибәрсә, уразасы бозылмый. Кеше күбрәк ашап җибәрсә, аның ризыгы авызга кадәр күтәрелергә мөмкин. Әгәр аның ризыгы авызга кадәр күтәрелсә, телгә хәтле ирешсә, ягъни авызын тутырса һәм ул аны киредән йотса, бу очракта уразасы бозыла.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев