Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ислам динендә туклану кагыйдәләре

Ислам динендә туклануның үз кагыйдәләре бар. Хәләл ризык белән генә тукланырга тиешлекне барыбыз да белә. Аннан тыш та кагыйдәләр шактый. Сез аларны беләсезме?

Бик нык ачыккач кына ашарга утырырга кирәк, анда да тамак тәмам туйганчы түгел, чама белән генә ашарга.

Мөмкин булса, табынга ялгыз гына утырмаска. Аллаһы Тәгалә ризыкны кешеләр файдасына җибәрә һәм ризыкка күбрәк кул үрелгән саен, хуҗаның дәүләте шулкадәр арта бара.

Ризыкка үрелер алдыннан махсус дога укырга яки “бисмилләһир рахмәнир-рахим” дияргә кирәк.

Ризыкка иң алдан үрелмәскә, ә бәлки гаилә башы яки арадагы иң өлкән кеше үрелгәнне көтәргә. Өлкән кеше яки гаилә башлыгы да табынга утырганнарны озак көттермәскә тиеш.

Табынга китерелгән ризыкның Ислам тарафыннан рөхсәт ителүенә шик туган очракта, ул ризыкны оялып кына, бик аз гына кабул итәргә тиешбез. Хәтта бик нык ачыккан чакта һәм ачлык кичергәндә дә. Азыкны кабул итү ризык «саф» булганда да, авыр холыклы, кансыз яки Коръән кануннарын үтәмәүче кеше куйганда да югарыдагыча эшләнә.

Ризыкны уң кул белән ашыйлар.

Ризыкны яхшылап чәйнәп йотмыйча торып, икенче кисәккә үрелмәскә кирәк.

Табынга утырганнарга карата мәрхәмәтле, юмарт булырга һәм күңелләрен төшермәскә тырыш. Алга куелган ризыкларны тәнкыйтьләргә һич ярамый.

Хуҗа кеше табынны төгәлләгәч, башкаларга да, рәхмәт догасы укып, урыннан торырга мөмкин.

Мөселман кеше чакырмыйча кешегә ашка баруны әдәпсезлек дип саный.

Әгәр берьюлы ике кешедән чакыру алсагыз, сиңа якын яшәгәненә бару яхшырак. Әгәр йортлары тигез ераклыкта булса, үзегезнең күңелегез тартканына барыгыз.

Чакыру алсагыз, үзегез белән чакырылмаган, ят кеше ияртеп бармагыз.

Хуҗа күрсәткән урынга гына утырыгыз. Тирә якка ялт-йолт карану, йорт җиһазларын күздән кичерү шулай ук әдәпсезлек санала.

Табыннан, хуҗа рөхсәтеннән тыш, ниндидер ризыкны алып китү – әдәпсезлек.

Ашап туйгач, җәмәгать белән бергә дога кылып, хуҗаларга рәхмәт әйтергә кирәк. “Йа Аллаһ, йорт хуҗасына, безне чакырып кунак иткән өчен муллык бир, аның мөлкәтен арттыр, аңа шәфкатьле бул, рәхмәтеңнән ташлама”, – дип саубуллашырга кирәк, дип яза “Ислам нуры”.

Ашап туйгач укыла торган дога: “Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә үә сәкаанәә үә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин”. (Тәрҗемә: “Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Галәмнәрнең Раббысы – Аллаһыга мактау булсын”.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев