Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнннең үзәк мәчетендә ветераннарга мактау билгесе тапшырдылар

Бүген Чирмешәнннең үзәк мәчетенә җомга намазына килүчеләр монда бераз озаграк тордылар, берничә якташыбызга – мәчет картларына ТР АПКсы “Мактаулы ветераны” дигән мактау билгесе алар катнашында тапшырылды.

Әлеге бүләк республиканың агросәнәгать комплексы ветераннар Советы исеменнән бирелә.

Бүген бүләкләнүчеләр өчәү: озак еллар 17 нче ПМКда эшләгән тракторчы Рәҗәп Төхвәтуллин һәм машина йөртүче Габдрахман Гыйләҗев районда билгеле кешеләр. Заманында, 30-40 еллар элек, алар аеруча күмәк хуҗалыкларда гидротехник корылмалар төзү, аларны ремонтлау, хезмәтләндерү буенча зур хезмәт куйдылар. Безнең ПМК республикада гына түгел, Союзда да билгеле булды.

86 яшьлек Рәҗәп Гобәйдулла улы райондагы үзәк мәчеттә имам вазифаларын да башкарды, күршесе, авылдашы, инде 78 яшьлек Габдрахман Вахит улы азан әйтте.

Габдрахман абзыйга да мактау билгесе бирделәр, ә оныгы Аяз Гыйләҗевны бүген, көзге каникуллар вакытында мәчет каршындагы ял лагерында үрнәк тәртибе, активлыгы өчен, җиңүче бүләге белән билгеләп үттеләр. Данил Мостафинга, Әнвәр Әхмәтшинга да аерым бүләк насыйп булды.

- Мондый яшьләр – безнең киләчәгебез, диде мәчет имамы Шәүкәт Хәйруллин, динле, тәрбияле әлеге малайларны мактап. - Көзен лагерьда утызлап баланы ял иттердек, бүген аларның һәркайсы бүләк алып китте.

Хезмәте “Мактаулы ветеран” мактау билгесе белән бәяләнгән Линар Вильям улы Хуҗиханов та районның агросәнәгать комплексы үсешендә зур эз калдырган белгеч. Ул озак еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеген җитәкләде.

- Без эшләгән чорда район колхозларында, искитәрлек бит, 27 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 8 меңләп савым сыеры, 40 меңгә якын сарык, 2730 мең дуңгыз асралды, - диде Линар Вильям улы. – Аларны карауга меңләгән кеше җәлеп ителде. Әле бит читтән дә таналар, сарыклар кайтарттырдык, нәсел эшен яхшырттык. Бүген инде болар турында искә алырга гына калды, бар да бетте. Безнең районда гына түгел, күпчелек башкаларда да хәл шундыйрак.

Мактау билгесенә тәкъдим ителгәннәр арасында Әккәрәйдән уңган терлекче, элеккеге ярыш алдынгысы Зоя Минзелина һәм Югары Кәминкәдән Шәрәфәт Хәнәфиева да бар. Аларга да ветераннар Советы, мактау билгесе белән бергә, котлау юллаган.

- Якташларыбызны болай беренче тапкыр зурлаулары. Бездә андый мактау билгесенә лаек ветераннар әле тагын күп, диде бүгенге чараны оештыручы күренекле шәхес – элек район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру бүлеге җитәкчесе булган Фәрит Хисамов. Гел яңалыкка омтылучы, үсемлекчелектә заманча технологияләрне кулланышка керткән ветеран үзе дә мактаулы, хөрмәтле кеше. Аңа да мактау билгесе бирелми калмас.

 

 Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев