Чирмешәнлеләр яшелчәләре белән мәдрәсә шәкертләрен сыйлаячаклар
Районыбыз авыллары мәчетләре гошер сәдакасы җыя башлады, ә Туймәт,Тукай авылы халкы бу игелекле эшне төгәлләп тә куйган.
-Гошер сәдакасы – бакчаларда, су сипмичә, яңгыр белән үскән көзге уңышларыбызның уннан бер өлеше. Якташларыбыз тапшырган яшелчәләр: бәрәңге, суган, кишер, чөгендер Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендәге мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләребезне тукландыру өчен тотыла, - диде район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев