Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәннең үзәк мәчетендә беренче ифтар мәҗлесе үтте

Быел үзәк мәчеттә ифтар ашлары үткәрергә теләүчеләр бик күп, 30 көннең әлегә бары өчесе генә буш.

Рамазан аеның беренче көнендә шушы мәҗлесне Казанда яшәүче якташыбыз, тумышы белән Югары Чегодай авылыннан булган Мәдинә апа Әбделганиева (Вәлиева) һәм аның туганнары оештырган.

-Мәдинә апа һәм аның бертуганы Мөхтәрәмә апа ел саен шулай туган якларында ифтар оештыруда катнашалар. Үзләре кайта алмасалар да, безне, туганнарын, бергә җыеп, туплап яшиләр. Гомумән, Мәдинә апа намазны, уразаны калдырмый, Казанда да мәчетләргә, анда укучы шәкертләргә ярдәм итеп тора, - ди аның туганы, мәҗлескә Бәркәтәдән килгән Рәшит Гыйнванов.

Үзәк мәчет имамы Шәүкәт хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, быел ифтар оештыручылар да, мәҗлесләргә йөрүчеләр саны да арткан.

-Югары Чегодай авылыннан чыккан якташларыбыз гына да биш көнгә язылды, шулай ук кармышлылар, керкәлелеләр, югарыкәминкәлеләр, бәркәтәлеләр, карачишмәлеләр, лашманлылар, искекадилылар мәҗлес үткәрергә теләк белдерде. Район үзәге әбиләре, яшьләр үзенә аерым җыелалар. Район башлыгы, “БИО-АГРО” җәмгыяте дә, елдагыча, үзләренең көннәрен билгеләделәр. Быел хәтта читтән килеп авыз ачтыручылар да бар, - диде Шәүкәт хәзрәт. - Әйтик, Аксубай һәм Лениногорск районнарыннан да мөселман кардәшләребез безнең мәчеттә ифтар үткәрергә язылды.

Рамазан ае дәвамында мәчеттән бушлай махсус такси да эшләячәк. Ифтарда катнашырга теләгән әбиләр һәм бабайлар, үзләренең килергә мөмкинлекләре булмаса, мәчеткә мөрәҗәгать итә ала. Аларны өйләренннән барып алып, мәҗлестән соң кайтарып куячаклар.

Башка еллардан аермалы буларак, быел хатын-кызлар үзләренә аерым, яңа ясалган бүлмәләрдә җыела. Хәзрәтнең укыганын ишетү өчен, алар ягында диварга телевизор элгәннәр һәм шуннан туры элемтә буенча әбиләр һәм апалар барысын да ишетеп, күреп тора.

Табынны көйләү, аш пешерү Лашманнан Алсу Хәмидуллинага, Раилә һәм Камилә Асылгәрәеваларга йөкләнгән.

-100ләп кешелек ризык әзерлибез, изге эштә Аллаһыбыз ярдәм бирә, барысына да өлгерәбез, - ди аш-су осталары.

Рамазан аеның тәүге көнендә бу мәчеттә Коръән хәтем кылына башлады, ягъни аны тулысынча укып чыгачаклар.

-Көн саен, тәравих намазы вакытында бер җүзне, ягъни Коръәннең утыздан бер өлешен укырга ниятлибез, - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. - Хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә тәмамланачак.

Районның башка мәчетләрендә дә авыз ачтыру – ифтар мәҗлесләре еш уза, Коръән укыла, дога кылына, вәгазь укыла. Рамазан аенда үз өйләренә кунак дәшеп, табын көйләүчеләр дә байтак.

фото: Илсөяр Гайнетдинова, Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев