Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәннең Мөшбикә мәчетендә балаларны тәм-томнар пешерергә дә өйрәткәннәр

Мәктәп укучыларының кышкы каникул көннәрендә район үзәгенең Мөшбикә мәчетендә балалар лагере эшләде.

Бирегә йөргән утызлап бала өчен көн саен мавыктыргыч чаралар оештырганнар.

-Тәмле ризыклар пешерү, татар костюмы (түбәтәй һәм калфак) элементлары чигү, бисер белән эшләү, шулай ук финанс белеме дәресләре буенча мастер-класслар – барысы да бик кызык үтте. Дин фәннәрен өйрәнүдән тыш, без һәм балалар татар галимнәре тарихын да белдек, боз сараена һәм кинотеатрга бардык. Боларны оештыручыларның, булышучыларның барысына да рәхмәт, - ди мәчет имамы Хәбир хәзрәт Ханов.

фото: Хәбир Ханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев