Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнгә Изге Пантелеймон иконасын алып килделәр

Чирмешәннең Рождество Христово храмында газаплар чигүче, савыктыручы Изге Пантелеймон иконасын, мощьларын һәм скуфьясын (руханиның баш киеме) күрә алу чирмешәнлеләр өчен сөенечле хәл булды. Храмга көнозын кеше агылды. Монда районның башка авылларыннан да кеше күп килде. Храмда ул көнне службалар барды. Теләгән кеше иконага, мощьларга башырып (прикладывался), үзенә, якыннарына саулык сорый...

Чирмешәннең Рождество Христово храмында газаплар чигүче, савыктыручы Изге Пантелеймон иконасын, мощьларын һәм скуфьясын (руханиның баш киеме) күрә алу чирмешәнлеләр өчен сөенечле хәл булды.

Храмга көнозын кеше агылды. Монда районның башка авылларыннан да кеше күп килде. Храмда ул көнне службалар барды. Теләгән кеше иконага, мощьларга башырып (прикладывался), үзенә, якыннарына саулык сорый алды.
-Пантелеймон бүгенге Төркия җирендә туа. Әнисе вафат булгач, әтисе аны врачка һөнәр өйрәнергә бирә, - дип сөйләделәр әлеге изге әйберләрне озатып йөрүчеләр. - Православие динен кабул иткән Пантелеймон догалар ярдәме белән авыруларны бушлай дәвалый. Бу турыда император Максимилианга җиткерәләр. Бу императорга ошамый һәм ул аны үтерергә куша.
Бүген Пантелеймон иконасы, скуфьясы Ташкент епархиясендә саклана. Православиягә ярдәм итү фонды, Самара өлкәсенең бокс федерациясе белән берлектә, аларны Россиягә алып килүне оештырганнар. Изге иконаны 15 августка кадәр төрле шәһәрләр буенча күрсәтеп йөртәчәкләр.
-Без дә бүген монда изге Пантелеймоннан үзебезгә һәм якыннарыбызга авырулардан дәва сорарга килдек, - диләр Чирмешәндә яшәүче Любовь Калентьева иһәм Таисия Малешина. - Аның ярдәме тими калмас дип ышанабыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан святой Пантелеймон