Район үзәгендәге үзәк мәчеттә ремонт эшләре башланды. Монда дин йортының нигезен ныгытып, бинаның әлегә кадәр буш торган подвал өлешен дә файдалы итмәкчеләр.
Мәчет имамы Шәүкәт Хәйруллин әйтүенчә, нигез катында хатын-кызлар өчен аерым уку бүлмәсе, ашханә, аш пешерү бүлмәләре, санузел булачак. Янгын, хәвеф-хәтәр очрагына запас чыгу юлын шунда ясыйлар.
-Мәчет подвалына су да үтә иде. Хәзер аның тирә-ягын нигезенә кадәр казып, ташларын кырып, чистартып, яңгыр, кар сулары кермәслек итеп гидроизоляция ясыйбыз, - ди Шәүкәт хәзрәт.
1992 елда ачылган бинада моңа кадәр дә ремонт эшләре башкарылды. Биредә хәтта кечкенә балалар өчен уен бүлмәсенә кадәр бар.
-Халык искиткеч булыша, - дип сөенечен уртаклашты имам. - Кайдан ишеткәннәрдер, бер якташыбыз ут челтәрләре сузарга дип кабельләр китереп китте. Икенче мәрхәмәтле берәү экскаватор җибәрде. Тагын бер мөселман кардәшебез сәдака итеп әзер бетон бирә . Бик кыйммәтле, хәтта кырыгар, иллешәр мең үк торучы эш кораллары биреп торалар. Казаннан игелекле ир-ат, анысын мөхтәсиб Рамил Ибраһимов белеште, төзелеш материаллары чыгымнарын капларга ышандырды. Даими эшләүче 5-6 кешелек бригада ялладык, болай килеп булышучылар да байтак. Пенсионер апаларга рәхмәт, алар осталар өчен өйләгә төшке аш пешереп килергә алындылар. Эш күп, куркып кына башлаган идек, әмма күңел курка - кул эшли дигәндәй, Аллаһыга шөкер, әлегә эшләребез бик җайлы бара. Шуңа күңелебез дә күтәренке. Көзгә яңа бүлмәләрне өлгертергә өметләнәбез.
Нет комментариев